Мин сиңа сыенам. Җылынам!…

Мин сиңа сыенам. Җылынам!
Тын алам җирдәге җәнәттә!!!
Күзләрең нурыдыр, һәр иртә
Таң булып сызыла шәфәкътә!

Син булып көн туа. Җил куа
Күңелем күгенең болытын.
Мин сине таптым да, җиһанда
Тау кадәр бәхеткә юлыктым!

Мин беләм! Мин тоям! Мин сизәм!
Бу халәт мәңгелек икәнен.
Яратып туелмас!.. Бу сөю
Тарсыныр бер гомер чикләрен!!!

Эльмира Җәлилова.

Сәфәр ае түгелдер бит ләса…

Сәфәр ае түгелдер бит ләса,
Туган аем кырлач суыгы.
Юлдан юлга. Йөремсәклекме бу?!
Миңа язган гомер юлымы?!.

Атлап үтәм. Тәгәрмәчтә үтәм.
Очам! Йөзәм! Шуам! Йөгерәм!
Мине кызыктырып чаба юллар!
Мин алдарак чабам гомердән!

Һәр яңа юл күзне камаштыра!
Һәр яңа җир җанга уела!
Дулкын шаулый! Таулар татлы йоклый!
Кояш кереп тула куенга!!!

Һәрбер юлдан мин үзгәреп кайтам!
Йөрәгемә кысып дөньяны!
Мин һәр җиргә шашып гашыйк булам!
Һәр почмагы гашыйк булмалы!

Шөкер! Тузан төшмәс! Тагын юлга!!!
Чит тарафлар сагыну юллаган.
Газап түгел! Ләззәт! Үзем исән чакта
Аермасын Ходай юллардан!

…Бер үкенеч калыр һәркемнең дә,
Бер сагыш бар йөрәк моңында:
Өзелеп сөеп, дөнья гизеп туймый
Китә Кеше соңгы юлына…

Эльмира Җәлилова.

Вулканнан яралган утрау бу!…

Вулканнан яралган утрау бу!
Вулканнан яралган ярларны
Шашынган дулкыннар юганда,
Таң калам! Уйланам! Моңланам!
Океан ярына чыгам да!..

Вулканнан яралган таулар бу!
Ташларның йөрәге ярылып!
Океан ярында дулкыннар
Сыкрана эзлэргә сарылып…

Тау артын тарсынмый. Ярсымый
Йоклаган вулканнар бар анда.
… Кайчандыр шартлаган вулканнан
Кап-кара ком калган ярларда…

… Гомергә вулканнар тынмаган,
Океан шаулаган җанымда
Мәңгелек бер сорау: ә миннән нинди эз
Калыр соң гомерләр ярында?!

Эльмира Җәлилова.

Чакырдыңмы мине, Кояш иле! Океан җиле!…

Чакырдыңмы мине, Кояш иле! Океан җиле!
Горур Таулар җире! Исәнме!
Синдә кояш нуры тау битләрен үбеп
Уятадыр чыклы иртәне!

Мәңгелек яз утравы! Холкың — вулкан!
Кәефең — дулкын! Шашып ярсыган.
Миндә гел син! Синең үзеңдә дә
Минем чагылышым бар сыман!..

Тиңсез! Чиксез! Төпсез! Һәм дә… үксез…
Яздырасың юлдан!.. Акылдан…
Әй океан! Мең гасырлар аша
Бәллүр тамчы чыңың чакырган!

Менә килдем! Баш-аягым белән
Синең кочагыңа ташландым!
Утрау күчерерлек горур дулкын —
Мин синеңчә яши башладым!

Чит дөнья. Чит киңлек. Чит җир-су.
Кемгәдер читтер син… Миңа -үз!
Мең чакрымнар кичеп җандаш таптым —
Океан белән торам күзгә-күз!!!

Эльмира Җәлилова.

Без гап-гади авыл балалары. Калаларны…

Без гап-гади авыл балалары. Калаларны
Күңел никтер якын итмәде…
Хәер, кемгә үпкәлик соң?! Беркем чакырмады…
Безне монда беркем көтмәде!..

Килдек! Калдык! Нидер вәгъдә итеп
Йота шәһәр… авылларны йота…
Таш өстендә гөлләр үсми!.. Таш өстендә
Әрсез чүп үләне генә шыта…

Чит илләрне күреп гашыйк булам.
Мин читсенмим җирнең һичбер төшен!
Кичерәлсәң, кичер мине, Казан!
Сагынып кайттым… диялмәвем өчен!..

Эльмира Җәлилова

Яшеннәр яшьнәвен аермыйм шәфәкъне…

Яшеннәр яшьнәвен аермыйм шәфәкъне
Аҗаган яктырткан мәленнән.
Йөрәк белән язам! Янам! Яшим!
… Һәм ярларга килеп бәреләм!..

Горур дулкын кебек борчуларны
Үз җаныма җыям. Бүлешмим.
Маңгай күзләрендә бәхет балкый!
Зарланалмыйм. Миңа килешми…

Салкыннардан түгел, ялкыннардан
Чигәләрдә ярсу чатнаган.
Шатлыкта да мин кешечә түгел —
Күз яшьләре аша шатланам!

Йөрәк жәлен жәл дә… Үзгәрәлмим!
Йөрәкне дә булмый үзгәртеп!..
Төне буе тәрәз төпләрендә
Кар яуганын чыгам күзәтеп!

Ярсу язда яшь бөреләрен чыңын
Ишетәсезме?! Ә мин ишетәм!
Күңелдә яз! Һәр кич кочак җәеп
Бәхет кайтып керә ишектән!

Кемнәр белсен: йөрәк белән яшәү бәхет микән?!
Җансызларга яшәү авырмы?!.
Яшәү тулы бәхет тәме дә бит!..
…Кесә тулы йөрәк даруы…

Эльмира Җәлилова.

Ә мин сиңа иярәлмәм инде!..

Ә мин сиңа иярәлмәм инде!..
Ялгыз гына сабыш сарыга.
Мин иярсәм, син гел онытырсың
Җиргә яңгыр булып яварга.

Мин иярсәм, үзгәртермен сине!
( Мин бит язлар белән авырган).
Кышны көтеп яткан елгаларың
Ташып чыгар тыныч ярыннан.

Мин гел гөрләвекләр ерып йөрим!
Башка юл юк! Телә-теләмә…
Менә генә яшьлек! Кул сузымы!
Су буенда сусыл күләгә!

Мин иярсәм, җилләр телгәләгән
Сары яфрак явар урында
Яшь бөреләр чыңлар! Җанны ертып
Яз сулышы тулыр куенга!

Күңелемне күмгән кояш синең
Сагыш болытыңны үбәр дә,
Син элекке кебек булалмассың!
Булалмассың! Телә-теләмә…

Иярәлмим! Яссылыклар төрле!
Шундый ерак! Шундый якын без!
Яшьлек күләгәсен саклыйм язда!
Син ияртмә мине, елак көз!..

Эльмира Җәлилова.

Сагынмыйча яши алмыйм сине. Яши алмыйм. Вакыт үтсә дә…

14 сентябрь эбекэемнен туган коне…иде…

Сагынмыйча яши алмыйм сине. Яши алмыйм. Вакыт үтсә дә…
Сагынуга барып сарылам мин —
Ачылыгы җанны өтсә дә…

Ә без синсез. Синең туган көндә…
Тараталмыйм сагыш болытын.
Син киткәннән бирле бер ваемсыз
Елмаюым тәмен оныттым!..

Их, вакыт җиттемме икән?! Хәзер менә
Бер сөйләшер идек йотлыгып!
…Табын түрләрендә син утырган
Урындыкны үтәм сыпырып…

Сөтле чәй дә сине хәтерләтә. Гөлләреңне
Сыйпап үтәм синдәй көн дә бер.
Сәгать-минут түгел, еллар үтә!
Сагыш кына үтми нигәдер…

Ә син мине күктән күзлисеңдер!
Ә мин сине күрмим. Сагындым!..
«Тәвәккәлем!» диеп елмаюың…Юк бер җирдә!..
Син юк… Сабырым!!!

Изге теләк теләп һәр балаңа,
Шөкер итеп туган һәр көнгә,
Яшәүче юк синдәй… Син җитмисең!
Синдәйләр юк бүтән бу җирдә!..

Безнең уйнап үскән бусагада
Сагыш кына тора өелеп…
Синсез калган… ятим калган өең.
Ятим калган!.. Минем җан кебек…

Эльмира Җәлилова

Җанымда җанлана сүрәтең. Карашың…

Җанымда җанлана сүрәтең. Карашың
Чигелә күңелем күгенә.
Яшердем. Тезгенсез мизгелне
Күрсә дә күргәндер төн генә!..

Ә төннәр дәшмиләр. Үпкәле
Сүзләрең хәтергә иярә:
«Юлыңны барыбер бүләрмен —
«Мин сине оныттым, дияргә!»

… Тетрәнә карашың. Һаман да…
Әллә чит, әллә үз күргәнгә?!.
… Хәбәрсез югалган хисме бу?!.
Оныттың » оныттым!» дияргә…

Үткәнне үртәмә! Әрнетмә!
Өзмәле үзәген төннәрнең!
… Юлымны мең тапкыр бүлсәң дә,
Нигәдер » оныттым!» димәдең…
Димәдең!..

Эльмира Җәлилова.

Сөю тәмен тәмләгәндә иренемнән…

Сөю тәмен тәмләгәндә иренемнән,
Исерткәндә татлы бәхет исе,
Күктән йолдыз алып төшәр идең! Ә син:
«Тышта салкын! Киенеп йөр! » дисең.

Синең иңнәреңдә дөнья йөге.
Мин-канатлы! Очам! Син ник кушылмыйсың?!
«Яратам!» дип дөнья яңгыратуың көтәм! —
» Син-бар дөньям!» диеп пышылдыйсың!..

Дөнья-карлы яңгыр! Мин ышыкта!
Синең җаның минем җанга йоккан.
Йолдызсыз да яши алам! Мин бу җирдә
Бары сине югалтудан куркам!..

Эльмира Җәлилова.