Бүгенге көн шигыре

Үз-үземә урын таба алмыйм. Кемдер учлап
Тоз сипкәндәй хәтер ярасына.
Дөньсына сыймый эленеп торам
Кичә белән бүген арасында…

Яшәгәндә яшеренеп бар җиһаннан.
Яшәгәндә күңелемә йозак элеп.
Ник өзгәли әле бу көзге җил
Үзәгемә кадәр үтеп кереп?!.

Тәкъдир язган ялгыш киселеш бу.
( Өнсез итә җанны талку болай…)
… Сулышымнан танырсың дип куркып
Тын алмадым. Танымадың… бугай…

Аяк асларымда җир убылды.
Бер мизгелдә мең терелдем. Мең кат үлеп.
Ут дөрләгән тыным биткә капты.
Ə син мине күрмәдең дә… кебек…

Сизмәдең дә кебек телләремне
Əйләндереп сүз әйтәлмәс хәлем.
( Ə бит, баксаң, бу тынлыкның хәзер
Мең сүздән дә кыйммәтлерәк мәле!..)

Бәлки, соңгы тапкыр күрешүдер… Чалымыңа читтән
Караш белән үтәм орынып.
Сулыгудан кан тамыры шартлар хәлдә. —
…Карый гына күрмә борылып!..

Гафу! Исәнләшми үттем. Саубуллашмый китәм.
Бары зәңнәр гөлләр торсын мине искә төшереп.
Онытма син зәңгәр күзле кызны!
Юксындырсын. Җаның пешереп!..

Бу күрешү көтелмәгән иде!
Ни булды соң тынлык белән тулы дөньяма?!
Үз-үземә сыймыйм. Октябрьнең башы гына әле. —
Яшел җиргә ап-ак кар ява!..

Эльмира Җәлилова